956 елның 25 мартында Мордва Республикасы Ләмберә районы Татар Таулы авылында туа.

Мордва университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру (1982) һәм филология (1990) факультетларын тәмамлый.

1972–1982 елларда Саранск кабель заводында, Ләмберә районының Чапаев исемендәге савхозында эшли.

1982–1992 елларда Саранск экскаватор заводында инженер-конструктор, маркетинг бүлеге җитәкчесе.

1992–1997 елларда яңа идеяләрне тормышка ашыру буенча «Опыт» («Тәҗрибә») консультация фирмасы директоры урынбасары.

1997 елдан «Татар газетасы» («Татарская газета», Саранск шәһәре) һәм 1999 елдан газетаның Интернеттагы татар, рус, инглиз телләрендә электрон сериясенең баш мөхәррире.

Мәкаләләре «Праздник», (Минск), «Ватандаш» (Уфа) журналларында басыла.

Аларда Мордва Республикасында яшәүче татар-мишәрләр тарихы, мәдәнияте һәм ислам проблемалары яктыртыла.

Мордва Республикасында беренче мишәр фольклоры җыентыгын («Рәхмәт, әни!», 1996) һәм Һ.Такташ шигырьләре җыентыгын («Туган илгә кайту», 2000) төзеп бастыра.

1991 елдан Мордва Республикасының «Якташлар» татар мәдәни җәмгыяте советы рәисе.

2007 дән Мордва Республикасының мөселман Диния нәзарәте юристы.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре 

Тюркизмы в английском языке // Вестник Мордов. ун-та. 1991. № 4;

Татары Мордовии // Российская провинция: история, культура, наука. Саранск, 1998.

Әдәбият

История Мордовии в лицах: Биогр. сборник. Саранск, 1999. Кн. 3;

Мордовия: Энцикл. Саранск, 2001.