Эчтәлек

1943 елның 2 февралендә Балтач районы Сәрдегән авылында туган.

Казан университетын (1970) һәм Ленинград Югары партия мәктәбен (1980) тәмамлый.

1962 елдан Балтач районында: мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, рус теле укытучысы, ВЛКСМ райкомында мәктәпләр бүлеге мөдире.

1970 елдан ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты инструкторы.

1974–1978, 1980–1982 елларда Балык Бистәсе районында «Октябрь юлы» газетасы мөхәррире.

1982–1985 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы мөхәррире. Мәкаләләре «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газеталарында, «Казан утлары», «Ялкын» һ.б. журналларда басыла.

1985–1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы.

1989–1998 елларда Татарстан китап нәшрияты, 1998 елдан ТР Китап палатасы директоры.

Хезмәтләре Татарстанда китап басу эшенең үсешенә, тарихи әдәбият мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Татар китабын бастыруның үсеш перспективалары // Китапка хитаб – Слово о книге. Казан,1994.

Язучы һәм тарих. Уфа, 1998.

Тарихка әдәби сәяхәт. Казан, 2000.

Җылынырга кергән яфрак. Казан,2005.