Биографиясе

1949 елның 1 августында Бөгелмә шәһәрендә туган.

1972 елдан ТР телевидениесендә мәгълүмати һәм аналитик программаларның авторы һәм алып баручысы.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1976), «Советская Татария» газетасында хәбәрче, җаваплы сәркәтип урынбасары булып эшли. 1980–1985 елларда «Вечерняя Казань» газетасының җаваплы сәркәтибе, 1985–1991 елларда яңадан «Советская Татария» газетасында (бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары).

1991–1996 елларда «Известия Татарстана», 1996 елдан «Время и деньги» газеталарының баш мөхәррире. Шулай ук мәкаләләрен «Правда», «Известия» (Мәскәү) газеталарында бастыра.

1990–1995 елларда ТР Югары Советы депутаты.

2006 елдан Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы. 2009–2012 елларда «Время и деньги» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.

2012 елдан ректор киңәшчесе – Казан университетының иҗтимагый-мәгълүмати үзәге җитәкчесе. Казан университетының UNIVER медиа үзәгенең телевидение һәм радио тапшырулары редакциясендә автор телепрограммалары баш мөхәррире.

Мәкалә һәм очеркларында ТРның икътисади һәм социаль сәясәте проблемаларын яктырта.

Бүләкләре

Аналитик журналистика өлкәсендә Н.Кириченко исем. премия лауреаты (2005). Медальләр белән бүләкләнә.