20 гә якын төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Американың салкын һәм уртача өлкәләрендә таралган.

ТР территориясендә интродукцияләнгән 3 төре: Даурия карагае (L. dahurica), Европа карагае (L. decidua), Себер карагае (L. sibirica) очрый. Урман хуҗалыкларында һәм торак пунктларда үстерелә.

30-40 м биеклектәге, диаметры 1 м булган бер өйле агачлар, ябалдашы конуссыман (яшь агачларда), цилиндрсыман яки киң конуссыман (картларында). Тамыр системасы тирән, тармаклы, үзәк тамыры яхшы үскән. Ылысы кыяк, йомшак, ефәксыман, иртә язда ачыла, яфраклы агачлар белән беррәттән саргая. «Чәчәкләре» ылыслылар белән бер үк вакытта, язын күренә. Ата «чәчәк төркемнәре» (башаклар) шарсыман диярлек, саргылт, күбесенчә яфраксыз кыска сабакларда, ботакның аскы ягында урнашкан. Ана «чәчәк төркемнәре» (күркәчекләр) озынча, кызыл, алсу, яшел, вертикаль урнашкан, бөтен үзәгендә спиральсыман утыручы кабырчыклардан тора. Җил белән серкәләнә. Орлыктан үрчи. Тиз үсүче, яктылык яратучы, суыкка чыдам токым, туклыклы матдәләргә бай туфракта яхшы үсә.

Карагайның үзагачы кызгылт зур үзәкле һәм тар гына ачык төчлегәнле (нарат һәм чыршы үзагачыннан аермалы буларак), каты, нык, дымлылыктан череми.

Татарстанда Себер карагае уңышлы яраклашкан, урман хуҗалыкларында үзагачы кыйммәтле токым буларак үстерелә.

Себер карагаеның карт утыртмалары ТРның табигать истәлекләре итеп билгеләнгән (Карагай урман культуралары, 1906; Чыршы һәм карагай урман культуралары, 1910-13 еллар). 300-400 ел яшиләр.

Ылысында С витамины, минераль матдәләр, эфир мае бар.

Карагай яшелләндерү һәм саклагыч урманнар сыйфатында файдаланыла.

Себер карагае