Биографиясе

1928 елның 13 октябре, Бөгелмә кантоны Иске Куак авылы – 2004 ел, Витебск шәһәре.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1951 ел), шунда ук эшли. 1956 елдан Витебск ветеринария институтында, 1968–1997 елларда патологик анатомия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта ректор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләренең йогышлы, йогышлы булмаган һәм ассоциатив авырулары вакытында иммуноморфология һәм иммунопатологиягә карый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Анализ патологоанатомического вскрытия животных. Минск, 1977;

Патологоанатомиче­ская диагностика болезней крупного рогатого скота. М., 1991;

Практикум по патологической анатомии сельскохозяйственных животных. М., 1997 (автордаш);

Патологическая анатомия сельскохозяй­ственных животных. М., 1999 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873-2006 гг.). Казань, 2006.