Казан умартачылык җәмгыяте органы.

Басылу урыны һәм вакыты

1909-1919 елларда (елына 1913 елга кадәр – 8, 1913 елдан – 12 номер) нәшер ителә.
«Казан умартачылык җәмгыяте хезмәтләре» журналы варисы.
Редакторлары Н.А.Соловьев, В.И.Логинов, А.Е.Хабачев.
Журналны бастыруда Казан умартачылык җәмгыяте әгъзалары, галимнәр, умартачылар-һәвәскәрләр А.В.һәм М.А.Дерновлар, А.К.Кулясов, А.Ф.Кунахович, И.И.Левандовский, В.П.Лобанов, В.И.Мельников, С.С.Сергеев, Н.А.Соловьев, А.Е.Титов, В.С.Якубовский һ. б. катнаша.

Юнәлеше

Редакциянең максаты –  умартачыларны чит ил һәм Россия әдәбияты яңалыклары белән таныштыру.
Казан губернасында умартачылыкны үстерүгә зур игътибар бирелә: эре умартачылык үзәкләре, күрсәтмә умарталар турында статистик мәгълүматлар китерелә.
Татарларда умарталар үрчетү традицияләре турында очерклар бастырыла. Мәкаләләрдә алдынгы умартачыларның тәҗрибәсе тасвирлана, умарта үрчетү, аларның токымлылыгын яхшырту, авыруларны диагностикалау, яхшы бал җыю шартларын булдыру буенча киңәшләр бирелә.
Умартачылыкның төрле җәмгыятьләре, бигрәк тә Казан һәм аның бүлекләре эшчәнлегенә, шулай ук умартачыларга матди ярдәм күрсәтү буенча Земство учреждениеләре эшенә зур игътибар бирелә. Җыелышларның беркетмәләре, төрле карарлар, күрсәтмәләр һәм хисаплардан алынмалар бастырыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2005. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.