Речь Посполита татарларының Мәдәни-агарту берлегенең Вильно бүлеге органы.

1934–1939 елларда Вильно шәһәрендә (Польша) поляк телендә нәшер ителә, барлыгы 69 саны чыга.

Мөхәррире С.Туган-Барановский.

Авторлар коллективы, башлыча, Польша-Литва татарларыннан тора. Еш кына С.Туган-Барановский, тарихчылар А.Воронович, М.Александрович, С.Крычыньский, гимназия укытучысы М.Гембицкий, мөфти Я.Шынкевич, Вильно университеты студенткалары һәм аны тәмамлаган С.Мишкевич, А.Муха, Г.Туган-Барановскаяларның мәкаләләре басыла.

Башка милләт журналистлары Якын Көнчыгышка барудан алган тәэсирләре белән уртаклашалар.

Матди ярдәмне Икенче Речь Посполитаның Дин һәм мәгариф эшләре министрлыгы күрсәтә.

Юнәлеше

Мөхәррир басманың төп максаты итеп авылда һәм кечерәк шәһәрләрдә яшәүче татарларның мәдәниятен үстерүне, аларны бөтендөнья мөселманнары тормышы белән таныштыруны куя.

Журналның тематикасы – тарих, дин, авыл хуҗалыгы, һөнәрләр, сәламәтлек саклау, мәгариф. Популяр поляк журналларында дөнья күргән материаллар да күчереп басыла.

«Жиче татарске» битләрендә дөньякүләм мөһим иҗтимагый-сәяси, шулай ук Речь Посполита тормышына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелә.

Гминалар, Речь Посполита татарларының мәдәни-агарту берлеге бүлекләре һәм укчы дружиналар эшләре киң яктыртыла.

Төрле чаралар – дини һәм дөньяви еллыклар үткәрү, иптәшләрчә очрашулар турында хәбәрләр басыла, Польша татарларыннан гимназия һәм вуз тәмамлаучыларның исемлеге китерелә.

1935–1937 елларда Кырым һәм Идел буе татарларының тарихына һәм хәзерге тормышына кагылышлы мәкаләләргә зур игътибар бирелә.

1998 елдан журнал яңадан чыгарыла башлый. 2 айга 1 тапкыр Сокулки шәһәрендә (Польша) чыга.

Нәшире – Польша татарлары берләшмәсенең Подлясский отделениясе. Баш мөхәррире Ю.Конопацкий.

«Үлгәнне, онытылганны терелтергә, искә төшерергә, үткәндәге традицияләргә яңа яңгыраш бирергә» дигән максат куела.

Әдәбият

Гришин Я.Я. Польско-литовские татары (наследники Золотой Орды). Казань, 1995;

Mis­kiewicz A. Tatarzy polscy w 1918-1939. Warsz., 1990.                          

Автор – Я.Я.Гришин