Казан губернасы земство идарәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1915 елның 7 гыйнварыннан 1918 елның мартына кадәр Казанда нәшер ителә.

«Казанская газета»ның дәвамчысы.

Төрле елларда мөхәррирләре – Д.А.Теренин, Н.А.Мельников, В.В.Молоствов. Башлыча, Казан губернасы һәм өяз земство идарәләре әгъзалары һәм хезмәткәрләре, Казан авыл хуҗалыгы җәмгыяте әгъзалары, авыл хуҗалыгы белеме галимнәре, земство мәктәпләре укытучылары мәкаләләре басыла. Юнәлеше

Беренче бөтендөнья сугышы вакыйгалары яктыртыла, Петроград телеграф агентлыгы, Верховный Башкомандующий хәбәрләре, күзәтмә мәкаләләр, шулай ук хәрби хроника материаллары (авторы – Казан хәрби училищесенең тактика укытучысы Н.В.Колесников) басыла.

Кушымта рәвешендә фронтларның аңлатма карталары, төрле армияләрнең хәрби техникасы рәсемнәре, сугыш күренешләре фоторәсемнәре, хәрби җитәкчеләрнең, дәүләт эшлеклеләренең, депутат-парламентарийларның фотопортретлары чыгарыла.

Россиянең икътисади тормышы (авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать, сәүдә, кооперация һәм башкалар) яктыртыла.

Казан губернасындагы өяз земство идарәләренең хисаплары басыла, земство мәктәпләренең хәле турында мәгълүмат бирелә.

«Авыл авазы» дигән бүлектә җирле үз хәбәрчеләренең авыл көнкүрешеннән аерым күренешләр, авыл халкының земство башлангычларына мөнәсәбәте турындагы хәбәрләр урын ала.

Кырчылык һәм терлекчелек продуктларының бәяләре турында мәгълүмат, Казан университетының метеорология обсерваториясе бюллетеньнәре басыла.

1916 елның гыйнварыннан 1918 елның мартына кадәр журналга бушлай кушымта итеп шул ук исемдә газета чыгарыла (елга 48-52 сан).

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова