Чыгу урыны һәм вакыты

Казандагы беренче шәхси басма.

1832 елның гыйнварыннан 1834 елга кадәр айга 2 тапкыр нәшер ителә, 72 китап (том) чыга.

Нашир һәм мөхәррирләре М.В.Полиновский, М.С.Рыбушкин.

«Заволжский Муравей»ны нәшер итү идеясен Казан университеты профессорлары М.В.Полиновский, М.С.Рыбушкин, К.Ф.Фукс, Ф.И.Эрдман һәм башкалар бирә.

Юнәлеше

Казан университеты укытучылары, студентлары һәм университетны тәмамлап чыккан белгечләр (И.А.Верниковский, Г.Н.Городчанинов, А.А.Гундарев, Н.Н.Кафтанников, Г.И.Солнцев, К.Ф.Фукс, Ф.И.Эрдман һәм башкалар) мәкаләләре, Мәскәү әдәбиятчылары (С.Н.Глинка, Д.П.Ознобишин, Д.И.Хвостов), Казан шагыйрьләре (В.А.Жмакин, Л.Н.Ибраһимов, Ф.М.Рындовский, В.Т.Феонов, А.А.Фукс) әсәрләре басыла.

Иллюстрацияләр сыйфатында В.Турин тарафыннан эшләнгән литография һәм гравюралар файдаланыла.

«Заволжский Муравей»ның программасы шактый киң, ләкин эчтәлеге, башлыча, җирле характерда була.

Һәр сан фәнни, әдәбият-тәнкыйть, чәчмә әсәрләр һәм шигърият бүлекләреннән тора. Төбәк тарихы, этнографиясе, икътисады, Россиянең эчке һәм тышкы сәясәте турында кызыклы мәгълүматлар бирелә.

Идел буе, Урал, Себер төбәкләрендә яшәүче рус булмаган халыкларның (татар, башкорт, чуаш, тау чирмешләре, мордва, немец, бурят, тунгус һәм башкалар) тормыш-көнкүрешләре, гореф-гадәтләре, тарихларына кагылышлы очерклар, юлъязмалар басыла.

Казан губернасы урманчылыгы, халыкларның диннәре, монастырьлар тарихына, аларның икътисади хәленә, риваятьләргә урын бирелә.

Йортлар, аларда яшәүчеләр, гарипләр йортлары һәм аларда тәрбияләнүчеләр, трактир һәм аракы сату кибетләре, янгын сүндерүчеләр командалары саны турында, шәһәрләрдәге санитария хәлләре, фабрика һәм заводлар, сәнәгать торышы, фабрикантлар һәм эшчеләрнең саны, читтән кертелә һәм чит илләргә чыгарыла торган товар бәяләре китерелә.

Болгар шәһәрендәге хәрабәләр, борынгы татар язмаларына багышланган материаллар, Болгарга һәм Казан ханлыгы тарихына караган төрле тарихи документлар, кулъязмалар (грамоталар, рескриптлар, нотыклар, хатлар) басыла.

«Болгарлар, яки бу халыкның хәрабәләре» («Болгары, или Развалины сего народа»), «Болгарга һәм Биләргә бару» («Поездка в Болгары и Билярск»), «Казан тарихы» («История Казани») кебек мәкаләләрдә болгарлар турындагы тарихи мәгълүматларны системага салырга тырышу күренә.

Журналда повесть, роман, лирик шигырьләр, эпиграмма, альбом багышлаулары, юмористик язмалар, фельетоннар, сатирик күзәтүләр; рус, Көнбатыш Европа, Америка авторлары әсәрләреннән өзекләр (мәсәлән, И.А.Верниковский тәрҗемәсендә А.Мицкевич әсәре), С.Б.Күкләшев тәрҗемәсендә Шәрекъ шагыйрьләре әсәрләре басыла.

Матди кыенлыклар һәм Рыбушкинның Казаннан китүе сәбәпле журнал чыгудан туктый.

Әдәбият

Казанский литературный сборник. Казань, 1878;

Агафонов Б.Н. Казанские поэты // Исторический вестник. 1900. Т. 81;

Куранов К.Н. Особенности формирования публицистики в казанской прессе первой трети XIX века // Жанры журналистики. Казань, 1972;

Аристов В., Ермолаева Н. Все началось с путеводителя... Казань, 1975;

Указатель статей по археологии, истории и этнографии, помещённых в журнале «Заволжский муравей» (1832-1834) // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1892. Т. 10, вып. 2;

Егорова Н.А. «Заволжский муравей» (1832-1834): Указ. содерж. // Казанская периодическая печать XIX – начала XX века: Библиогр. указ. Казань, 1991;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.    

  Автор – Г.Р.Заманова