Чыгу урыны һәм вакыты

1854 – 1861 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

1857 елга кадәр ай саен, 1858 – 1859 елларда елга 3 кисәк (һәрберсендә 3 сан), 1860 елдан аерым чыгарылыш (1860 елда – 2 чыгарылыш, 1861 дә – 1 чыгарылыш) булып чыга.

Барысы 75 китап басылган.

Төрле елларда мөхәррирләре – М.Я.Киттары, А.К.Чугунов, Е.С.Фальков.

Юнәлеше

Казан университеты профессорлары һәм укытучылары: Казан икътисад җәмгыятенең хакыйкый әгъзалары, мөхбир әгъзалары, әгъза-комиссионерлары А.М.Бутлеров, И.К.Бабст, Н.П.Вагнер, С.В.Пахман, П.А.Пель, С.В.Степанов, шулай ук сәүдәгәрләр, сәнәгатьчеләр, табибләр, крәстияннәр һәм башка авторлар хезмәттәшлек итә.

«Записки императорского казанского экономического общества» журналында төрле оешма әгъзалары хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, Мәскәү авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре (С.А.Маслов), Лебедянский авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре (Н.П. и А.Н. Шишкиннар), Варшава авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре.

Авыл хуҗалыгы һәм мануфактура сәнәгатенә караган мәкаләләрдә Казан губернасы тормышына зур игътибар бирелә, яңа фәнни казанышлар, ачышлар пропагандалана.

Хөкүмәт указлары, норматив-оештыру документлары, Казан икътисад җәмгыятенең эш хисаплары, җыелыш һәм утырышлар беркетмәләре, әгъзалар исемлекләре, җәмгыять эшчәнлегенә кагылышлы тарихи материаллар басыла.

Кушымта итеп икътисад һәм хуҗалык мәсьәләләренә кагылышлы басмалар чыгарыла.

Фәнни хезмәтләр, мәкаләләр, уйлап табучылар эшчәнлегенә, тәҗрибәләргә, авыл хуҗалыгы күргәзмәләре турындагы язмаларга урын бирелә.

Сәнәгать, сәүдә, һөнәрчелек, агрономия фәнен үстерү, инженерлык, авыл хуҗалыгы машиналары һәм коралларын камилләштерү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланган мәкаләләргә аерым игътибар бирелә.

Журнал крепостнойлыкка каршы карашта тора, социаль-икътисади реформалар үткәрүне яклый, халыкка аң-белем бирү кирәклегенә басым ясый.

Алпавытларның әхлагы һәм тормыш-көнкүреш рәвеше тәнкыйтьләнә. Н.А.Демерт, П.А.Муллов, П.А.Перцларның публицистик мәкаләләрендә һөнәрчеләр, фабрика эшчеләре һәм крәстияннәрнең эш һәм тормыш шартлары мәсьәләләре күтәрелә.

1858 елдан журналда Россиядә крепостной хокукны бетерү кирәклеге турындагы бәхәсле материаллар күренә башлый.

1858 – 1859 елларда «Библиография» бүлегендә мөхәррир ярдәмчесе Муллов Россиядә чыга торган вакытлы матбугат басмаларына күзәтүләр ясый һәм анализ бирә.

Әдәбият

Семенов В.Ф. Экономические идеи в Казанском университете в период разложения и кризиса феодального хозяйства. Казань, 1961;

Нуреева Ф.Ф. «Записки Казанского экономического общества» как исторический источник для изучения крестьянского вопроса в эпоху падения крепостного права // Сб. аспирантских работ. Гуманитарные науки. История. Казань, 1975;

Нуреева Ф.Ф. К изучению «Записок Казанского экономического общества» как исторического источника // Сб. аспирантских работ. Гуманитарные науки. История. Казань, 1975;

Уткин А. Либеральные идеи на страницах казанской прессы накануне отмены крепостного права (1856-1861 гг.) // Фән һәм мәктәп – Наука и школа. 2000. № 8/9;

Записки Казанского экономического общества. 1854-1861: Указ. содерж. Казань, 1990;

Вульфсон Г.Н., Нуреева Ф.Ф. Модест Яковлевич Киттары – редактор «Записок Казанского экономического общества» // Ученые записки Казанского государственного университета. 1998. Т. 134;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова