«Яз» журналы

Чыгу урыны һәм вакыты

1907 елның мартында Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 2 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — Й.Мозаффаров.

Юнәлеше

Журнал халыкларның тигез хокуклыгы, татарларның социаль хәлен яхшырту мәсьәләләрен алга сөрә.

1 нче һәм 2 нче Дәүләт Думалары, мөселман депутатлар эшен яктырта, Россия империясенең мөселманнарга кагылышлы законнарына аңлатма бирә.

Мөселман мәгарифе реформалары турында фикер алышу яктыртыла. Әдәби әсәрләр, шул исәптән Ш.Абызгилдинның сәяси шигырьләре, Л.Толстой әсәрләреннән өзекләр басыла.

«Яз» битләрендә эшчәнлекләре турында кыскача мәгълүмат белән күренекле сәясәт, мәдәният, әдәбият эшлеклеләре портретлары урнаштырыла, Россиянең зур түрәләренә карикатуралар бирелә.

Әдәбият

Гыймадиев Ү. Сатира коралы белән. Казан, 1977;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.