РКСМның Уфа губерна комитеты каршындагы Татар-башкорт бюросы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920–1921 елларда Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Исеме үзгәрә: 1920 елның 13–27 февралендә — «Яңа көч», 1920 елның 28 маеннан 7 октябренә кадәр — «Яшь коммунист».

Мөхәррирләре — Х.Гомәров, Т.Имаметдинов, М.Солтанов.

Юнәлеше

Пропаганда характерындагы, яшьләрне интеллектуаль үстерү һәм тәрбияләү темасына кагылышлы, Гражданнар сугышында катнашучылар батырлыгы турындагы материаллар дөнья күрә.

Әдәби бүлектә яшь эшче һәм крәстияннәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре, шул исәптән Х.Гомәровның һәм башкаларның сәяси шигырьләре басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.