ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920–1941 елларда Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Исеме үзгәрә: 1920–1922 елларда — «Шәрекъ яшьләре», 1923–1930 елларда — «Яшь юксыл», 1930–1941 елларда — «Яшь коммунар».

Чыгу ешлыгы төрлечә була, күбесенчә атнага бер тапкыр басыла.

Мөхәррирләре — Г.Кушаев, З.Каипкулов, Г.Сираҗетдинов, Г.Амантай, С.Тимербулатов, Х.Мөхәммәдьяров һ.б.

Актив авторлар арасында — Г.Габдрахманов, Г.Галантай, Х.Кәримов, Д.Юлтый, М.Йосыпов һ.б.

Даими рубрикалары: «Дин һәм коммунизм», «Фән һәм техника», «Авыл хуҗалыгы», «Балалар почмагы» һ.б.

Юнәлеше

Редакция укучыларны совет һәм чит ил яшьләре тормышы белән таныштыра.

Күмәкләштерү һәм индустрияләштерү барышы, төбәктә нефть чыганакларын эшкәртү киң яктыртыла.

Танып белү материаллары (аерым алганда, эсперанто дәресләре сериясе) басыла.

Авыл хуҗалыгы буенча гамәли киңәшләр бирелә.

Татар вакытлы матбугаты турындагы аналитик һәм статистик материаллар, шул исәптән И.Рәми мәкаләләре дөнья күрә.

1930 елда иҗтимагый-сәяси материалларның өлеше арта, әдәби әсәрләрнең саны кими.

Г.Гомәров, С.Исхаков, К.Мортазин, М.Фәиз, Б.Фәйзи, Д.Юлтый шигырьләре, яшь авторлар шул исәптән М.Марат, А.Ихсани һәм башкаларның иҗаты турында тәнкыйть язмалары басыла.

Газета татар телендә «Кызыл галстук», башкорт телендә «Башкортстан яшьләре» кушымталары белән чыга.

Бөек Ватан сугышы башлангач, газета чыгудан туктый.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.