ВЛКСМ ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1922 елның апрелендә Шәрекъ яшьләре үзәк бюросы тарафыннан оештырыла, атналык «Яшь эшче» газетасы җирлегендә барлыкка килә.

1922 елның декабреннән 1928 елның мартына кадәр Мәскәүдә татар телендә нәшер ителә, барысы 64 саны чыга.

Мөхәррирләре — М.Парсин, С.Садыйков, шулай ук составында С.Таипов, М.Максуд, Н.Гыйбадуллин, Б.Мансуров, Г.Кушаев, Г.Ильясов һәм башка булган мөхәрририят.

СССР халыклары Үзәк нәшрияты тарафыннан чыгарыла.

Актив авторлары арасында — Ф.Агиев, С.Атнагулов, З.Бәшири, М.Гафури, Ш.Зәбиров, Г.Ибраһимов, Н.Исәнбәт, Х.Курмаев, Х.Лотфи, Б.Мансуров, Г.Нигъмәти, Һ.Такташ, Г.Толымбайский һ.б.

Юнәлеше

Журнал марксизм-ленинизм идеяләрен пропагандалый, илдә һәм чит илләрдә яшьләр хәрәкәтен үстерүне яктырта.

Партия һәм комсомол форумнары (аерым алганда, Коминтернның 3 нче Яшьләр конгрессы барышы яктыртыла) материаллары, башлап язучы һәм күренекле авторларның (З.Бәшири, М.Җәлил, М.Кәрим, Х.Курмай, Г.Кутуй, Ш.Маннур, Н.Мортазина, Г.Толымбайский, Д.Фәтхи һ.б.) әдәби әсәрләре басыла.

1925 елдан әдәби бүлек күләме кыскара, иҗтимагый-сәяси язмаларның өлеше арта.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев