Эшче, крестьян һем Кызыл Армия депутатлары Советының Бәләбәй башкарма комитеты каршындагы мөселман булекчесе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның маеннан 1919 елның мартына кадәр Бәләбәй шәһәрендә (Уфа губернасы) нәшер ителә. «Яшәсен эшче һәм крәстиян власте! Яшәсен ирекле татар-башкорт республикасында халыклар тигезлеге! Яшәсен иҗтимагый революция!» лозунглары астында бастырыла.

Ак чехлар һөҗүме вакытында газета вакытлыча чыкмый, 1919 елның 3 мартыннан Бәләбәйне Колчак гаскәрләре яулап алганнан соң, газета эшчәнлеген туктата.

Актив авторлар арасында — Г.Касыймов, А.Атнагулов, Н.Янаки, С.Атнагул һ. б.

Юнәлеше

Газета редакциясе татар-башкорт штатын төзү идеясен хуплый, «Яңа вакыт» газетасы белән бу темага бәхәскә керә, аны кадетлар партиясе идеяләрен яклауда гаепли, 1917 елгы Октябрь революциясе крәстияннәрне азат итте, ә буржуазия һәм дин эшлеклеләре «милләт» һәм «дин» төшенчәләрен үз мәнфәгатьләрендә файдалана, дип саный.

«Ярлы тавыш» хакимиятнең бар тулылыгын эшче һем крәстиян советларына тапшырырга чакыра, ул төрле съездларны, аерым алганда, 1918 елның 2 июнендә (иске стиль буенча 20 май) Бәләбәй өязендә узган эшче һәм крәстияннәрнең 2 нче съездын актив яктырта.

«Ярлы тавыш» битләрендә әдәби әсәрләр, нигездә, төбәк авторларының шигырьләре урын ала.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.