Чыгу урыны һәм вакыты

1907 елның 11 ноябреннән 1909 елның февраленә кадәр Уральск шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 20 саны чыга.

«Фикер» газетасы дәвамчысы.

Нашире һәм мөхәррире — М.Мусин, чынлыкта җитәкчесе — К.Мотыйгый.

Юнәлеше

Газетада эчке һәм тышкы сәясәт, Дәүләт Думасы эшчәнлеге турында хәбәрләр басыла.

Милли-демократик басма буларак, «Яңа тормыш» татар милли мәдәнияте һәм мәгарифе үсешен, Россия мөселманнарының рухи бердәмлеген яклап чыга, укучыларны Көнбатыш Европа илләренең иҗтимагый-сәяси тормышы белән таныштыра. Мисырда И.Гаспринский катнашында узган мөселманнар конгрессы эшен яктырта.

Татар матбугаты күзәтүләрендә газетаның системалы чыкмавына борчылу белдерелә.

Даими рәвештә татар хәйрия җәмгыятьләре эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар басыла.

Матур әдәбият әсәрләре, сатирик Г.Тукай һәм Г.Исхакый иҗаты турында, әдәби-тәнкыйть язмалары, памфлетлар, шул исәптән Н.Думави, Х.Чулпаный һәм башкаларның шигырьләре чыга.

Сәяси характердагы мәкаләләр өчен редакция берничә тапкыр штрафка тартыла, аерым саннары конфискацияләнә.

К.Мотыйгыйны кулга алгач, «Яңа тормыш» укучыларның мөхәррирне яклап чыккан хатларын бастыра. Хөкүмәт тарафыннан ябыла.

Әдәбият

Төхфәтуллин Х.К. Камил Мотыгый. Казан, 1992;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.