РКП(б)ның Саратов губерна комитеты, аннары ВКП(б)ның Сталинград край комитеты һәм край башкарма комитеты, ВКП(б)ның Әстерхан шәһәр комитеты, Эшче, крәстиян, кызылармияче депутатларның шәһәр советы һәм профсоюзларның шәһәр советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 1октябреннән 1932 елга кадәр Саратов шәһәрендә, 1932–1935 елларда Әстерханда татар телендә нәшер ителә, барысы 1200 саны чыга.

Исеме үзгәрә: 1920 елның 11 февраленә кадәр — «Ышаныч», 1920–1923 еллар һәм 1932–1935 елларда — «Яз», 1924–31 елларда — «Идел буе».

Мөхәррирләре — Д.Йосыпов, Г.Әюпов, З.Сүнчәләй, Г.Нурмөхәммәтов, Х.Хисаметдинов, С.Давыдов, М.Фәтхуллин һ.б.

Актив авторлары арасында — И.Таһиров, Х.Кәримов, В.Гали, Г.Гафуров, Г.Бикмуллин, К.Ханбиков, Х.Исхаков һ.б.

Юнәлеше

Газета дөнья революциясе идеяләрен пропагандалый, иҗтимагый-сәяси проблемаларга зур игътибар бирә.

«Яз» да төбәкнең мөселман советлары корылтайлары эше чагылдырыла, бөтенроссия һәм җирле хакимият органнары карарлары басыла.

Газета битләрендә бишьеллык планнар үтәлешенә, индустрияләштерү, күмәкләштерү, кооперация хәрәкәтенә зур урын бирелә; татарларның мәдәни тормышы, мәгариф үсеше, татар укытучылары, мәдәният эшлеклеләре съездлары эше яктыртыла; татар балалары бакчалары һәм мәктәпләре, техникумнары тиешенчә финансланмавы буенча борчылуларын белдерә.

1926 елда аерым мәкаләләр татар театры оешуның 20 еллыгына, Әстерхан татар театры эшчәнлегенә багышлана, театр рецензияләре басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.