Вятка губернасы мәгариф бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920 елның февраленнән 1921 елның ахырына кадәр Малмыж шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

16 номеры чыга.

Мөхәррире — Г.Ишмөхәммәтов.

Актив авторлары арасында — С.Әхмәров, Н.Бәхтияров, Ю.Баязитов, Ф.Гасыймов, Г.Динмөхәммәтов, Г.Ишмөхәммәтов, Д.Сәгыйтова, С.Фәйзуллин, Ф.Хамматов һ. б.

Юнәлеше

Журналда мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләре турында үзәк һәм җирле хакимият органнарының декретлары һәм карарлары басыла.

Мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү, уку йортларын методик тәэмин итү, укыту һәм тәрбия эшен камилләштерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Г.Сәгъди, И.Сәүбән, Г.Хәбиб, Ф.Хәмид һ. б. авторларның әдәби әсәрләре һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.