«Яңалиф гәзите»

«Яңалиф» җәмгыяте советы, соңрак — «Яңалиф» дәүләт комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1928 елның 16 мартыннан 1929 елның 17 ноябренә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 85 саны чыга.

Газета белән составында Ф.Сәйфи-Казанлы («Яңалиф» җәмгыяте советы рәисе), З.Гыймранов («Яңалиф» җәмгыяте советы җаваплы сәркәтибе), С.Борһан булган мөхәрририят җитәкчелек итә; редакциядә шулай ук Ш.Фәхри, Х.Кәрим эшли.

Актив авторлары арасында — К.Әмири, Н.Баян, Ә.Еники, Ф.Кәрим, Х.Кәрим, Г.Минский, Г.Хәбиб, М.Яхин.

Юнәлеше

Башта газета «Яңалиф» җәмгыяте әгъзалары һәм яшь укучыларның мәнфәгатьләренә дә юнәлеш тота. Басманың төп темасы — «Яңалиф» җәмгыяте эшчәнлеге, дәүләт органнарының яңа алфавит кертү буенча карарлары шул исәптән ВКП(б) ның 14 нче партия конференциясе, «Яңалиф» һәм «Бетсен наданлык» җәмгыятьләре үзәк органнарының уртак пленумы резолюцияләре турындагы хисаплар һ.б.

Татарстан һәм аннан читтә яңа алфавит тарату турында «Яңалифчеләр фронты» дигән даими сәхифәләр алып барыла.

«Яңалиф гәзите» Кырым, Әзәрбайҗан, Төркиядә һәм башкалар да латин язуына күчү, Укытучыларның белемен күтәрү институты, Шәрекъ педагогик институтының татар бүлекләренә педагогик кадрлар әзерләү турында хәбәр итә.

Яшьләр өчен «Фән һәм техника» рубрикасы алып барыла, комсомол хәрәкәте турында материаллар урнаштырыла. 1928 елның 28 ноябрь (32) нче санында редакция укучыларга газетаның әдәби басма булачагын белдерә.

А.Айдар, М.Җәлил, Г.Тләш, Д.Фәтхи шигырьләре, К.Әмири, Н.Баян, Ф.Кәрим һәм башкалар прозасы дөнья күрә.

Әдәби театраль һәм музыкаль күзәтүләр белән Х.Вәли, Г.Нигъмәти, М.Парсин һщм башкалар чыгыш ясый.

Газета яңалифтәге яңа китаплар, яңа алфавитка күчкән басма органнар турында мәгълүмат бирә.

1929 елда редакция «Яңалиф» белән «Бетсен наданлык» җәмгыятьләре кушылу һәм «Яңалиф» дәүләт комитеты оешу сәбәпле, газета киң катлау эшче һәм крәстияннәр өчен чыгачагын, әдәби әсәрләр «Яңалиф» журналында басылачагын хәбәр итә.

1929 елда ел дәвамында барлык татар матбугаты гарәп графикасыннан яңалифкә күчү белән бәйле рәвештә, шул ук елның ноябрендә газета «Яңалиф» журналы белән берләштерелә.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов