«Яңалиф» журналы

Чыгу урыны һәм вакыты

1927 елның февраленнән 1930 елның маена кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 74 саны чыга.

1927 елда — ай саен, 1928 елдан — аена 2 тапкыр, 1930 елдан 3 тапкыр басыла.

1927–1928 елларда латин һәм гарәп графикасы, 1929 елдан — бары латин графикасы гына кулланыла.

Баш мөхәррире — «Яңалиф» җәмгыяте советы рәисе Ф.Сәйфи-Казанлы.

«Яңалиф» мөхәрририяте составына Г.Әлми, И.Рәми керә.

Актив авторлары арасында — К.Әмири, С.Атнагулов, Х.Вәли, Х.Кәрим, Г.Нугайбәк, Ш.Мәхмүт, Ш.Усманов, М.Фазлуллин, Г.Хәбиб.

Язмаларының күптөрле, рәсемле һәм аңлаешлы булуы белән редакция Мәскәүнең «Огонёк» журналы стиленә ориентлаша.

Юнәлеше

Төп тема — «Яңалиф» җәмгыяте эшчәнлеген, дәүләт органнарының яңа алфавитны кертүгә кагылышлы хисап һәм карарларын яктырту, шул исәптән «Яңалиф» ҮКның 3 нче пленумы турында (1929 ел) мәгълүмат бирү һ.б.

«Яңалифчеләр фронты» даими рубрикасында Татарстанда һәм аннан читтә латин язуын тарату белән бәйле вакыйгалар яктыртыла.

1929 елда редакция яңалифкә тизләтелгән күчешнең ярамаганын язып чыккан «Сиксән икеләр хаты»на тискәре фикерләр җыюны оештыра. Яңалифне популярлаштыру өчен журнал Г.Тукайның танылган әсәрләрен бастыра, «Иске мирас» рубрикасында Х.Сираҗи, Җ.Руми, Г.Хәйям, Ш.Сәгъди әсәрләреннән өзекләр бирелә.

«Яңалиф» битләрендә Ә.Айдар, Н.Булат, Х.Кәримов, С.Кудаш, Ш.Маннур, К.Уразай, М.Халит, П.Хузангай, Ченәкәй һәм башкалар шигырьләре, Ә. Айдар, Ш.Маннур, Г.Хәбиб һәм башкалар прозасы басыла. Рус теленнән күп кенә тәрҗемәләрне А.Гомәр ясый.

Журнал Казан тормышындагы зур вакыйгаларга («Эшче» операсы премьерасы, «Булат батыр» фильмы чыгу һ.б.) бәя бирә.

«Библиография» бүлегендә яңалифтәге яңа китаплар, латин язуында яңа басма органнар турында кыскача мәкаләләр бирелә. Язмаларның күбесе эсперанто теленә багышлана.

Яшьләр өчен рәсемле «Фән һәм техника» рубрикасы алып барыла.

Редакция журналны алучыларга әдәби әсәрләр җыентыклары шул исәптән С.Борһанның «Үткәндәгеләр» китабын (1928 ел) җибәрә.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов