Чыгу урыны һәм вакыты

1996 елда Казанда «Известия Татарстана» газетасы җирлегендә оештырыла.

Оештыручылары: Татарстан Республикасының Дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты, газета редакциясе коллективы.

Мөхәррире – Ю.П.Алаев.

Атнага 3 тапкыр рус телендә нәшер ителә.

Юнәлеше

Иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади мәсьәләләрне яктырта, республикада һәм аннан читтә булган мөһим вакыйгалар турында оператив хәбәрләр бастыра, Татарстан Республикасында һәм РФдә икътисадны реформалаштыруның барышына анализ ясый.

Газета редакциясенә икътисадый мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарларының беренче булып рәсми бастырып чыгару хокукы бирелә, бу аның ихтыяҗына һәм финанс хәленә йогынты ясый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.