- РУС
- ТАТ
(«Трахома мәсьәләләре»), фәнни журнал
ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты һәм Казан трахоматоз институты органы.
1933–1937 елларда Казанда 3 айга бер тапкыр рус телендә нәшер ителә.
Башлап җибәрүчесе һәм мөхәррире – Казан трахоматоз институты директоры А.Н.Мурзин.
«Вопросы трахомы» журналында илнең күренекле күз авыруы табибләре һәм галимнәре В.Е.Адамюк, В.В.Чирковский, Е.Э.Трапезонцева һәм башкаларның хезмәтләре басыла.
Журнал Идел-Урал буе төбәкләре галимнәрен һәм табибләрен трахомага каршы көрәшкә берләштерү максатын куя; СССРның төрле регионнарында бу эшнең оештырылуы, авыруның килеп чыгу сәбәпләрен (этиологиясен) һәм трахоманы дәвалау мәсьәләләрен, авыру таралуны тамырдан бетерү өчен көнкүреш шартларын үзгәртү проблемаларын яктырта.
Журналда офтальмологларның бөтенсоюз съездлары һәм киңәшмәләре материаллары, яңа китапларга һәм чит илләрдә чыккан журналларга күзәтүләр басыла.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;
Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.