Чыгу урыны һәм вакыты

1908 елның 10 ноябреннән 8 декабренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 5 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире – китап кибете хуҗасы П.А.Бородин.

Төп хезмәткәрләре – хакимият тарафыннан ябылган «Волжский листок» газеталары һәм «Волжские дали» журналы журналистлары.

Юнәлеше

«Волжское утро» да басылган материалларның тематикасы гаять киң: конституция һәм реформалаштыру проблемалары, Дәүләт думасы фракцияләре эшчәнлеге, төбәк тормышы хроникасы.

Россиянең уң партияләре, бигрәк тә октябрьчеләр белән карагруһчылар тоткан юлны тәнкыйть күзлегеннән чыгып анализлауга зур игътибар бирелә.

«Библиография» бүлегендә сәнгатькә багышланган китапларга күзәтүләр, «Сәнгать хроникасы» рубрикасында Казанда театрлар эшенең торышы, Император исемендәге рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге эшчәнлеге турында хәбәрләр басыла.

Шигырьләр, очерклар, Казан әдәбиятчылары А.Ф.Мантель, М.Л.Премиров һәм башка авторлар әсәрләреннән өзекләр бирелә.

24 ноябрьдә 3 нче санга кушымта рәвешендә «Волжский свисток» исемле сатирик газета чыгарылган.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.