Чыгу урыны һәм вакыты

1903 елның 9 гыйнварыннан 1904 елның 1 гыйнварына кадәр атнага 3 тапкыр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 108 саны чыга.

Наширләре һәм мөхәррирләре: Ф.А.Ярыгин (Краснораменский псевдонимы белән казанлылар тормышыннан алынган көлкеле хикәяләр җыентыгы авторы), соңыннан аның хатыны Н.А.Ярыгина.

Юнәлеше

Газетаның исеме астында «сәүдә һәм көндәлек тормышта кирәкле белешмәләр җиткерү органы», соңыннан «сәүдә, сәнәгать, һөнәрчелек, авыл хуҗалыгы һәм көндәлек тормышта кирәкле мәгълүматлар җиткерү органы» дип бирелә.

Редакция фикеренчә, басманың максаты – газета битләрендә «Идел-Чулман» төбәгендә сәүдә-сәнәгатьнең торышын тулы чагылдыручы белешмәләр һәм саннар биреп бару. Шул уңайдан редакция Россиянең барлык зур авылларына һәм сәүдә-сәнәгать фирмаларына уңыш алуның һәм товар җитештерүнең төгәл күләме, бәяләр, коры җирдә, диңгез һәм елгаларда йөк ташу шартлары, күргәзмә һәм ярминкәләр турында мәгълүматлар тупланган анкеталар тутырып җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә. Газетада Казан губернасында 1902 елда икмәкне чит илгә чыгару һәм кертү барышын күрсәтүче картограмма басыла.

Фән һәм техника яңалыклары яктыртыла. Сәүдә һәм фонд биржалары килешүләре, подряд һәм дәүләт планын үтәү турындагы белешмәләр, Идел буе шәһәрләрендәге базар бәяләре турында мәгълүматлар, пассажир поездлары, Идел елгасында пароходлар йөреше расписаниеләре басыла.

Әдәби бүлектә Казан язучылары әсәрләреннән кечерәк күләмле өзекләр бирелә. Күп кенә реклама белдерүләре басыла.

1904 ел башында Н.А.Ярыгина «Волжский листок» газетасын чыгару хокукын И.И.Степановка тапшыра, һәм шул ук исемдә яңа газета чыгарыла башлый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.