Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 17 гыйнварыннан 22 октябренә кадәр, 1907 елның 11 мартыннан 24 маена кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 260 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире Г.А.Плетнёв, соңыннан – О.М.Плетнёва.

1906 елның 28 апреленнән 16 октябренә кадәр аерым бит рәвешендә «Идел курьеры» телеграммалары» исемендә кушымта чыгарыла.

Газета чыкмый торган вакытта «Волжский листок» газетасы редакциясе (авторларның күпчелеге «Волжский курьер» да хезмәттәшлек итә) «Волжский курьер» әбунәчеләре ихтыяҗларын канәгатьләндерүне үз өстенә ала.

Юнәлеше

«Волжский курьер» газетасы Дәүләт Думасы һәм хөкүмәт эшчәнлеген бәяләүдә, эшчеләр хәрәкәте, халык мәгарифе, җирле үзидарә мәсьәләләрендә социал-демократик юнәлештә тора. Баш мәкаләләрдә Дума утырышлары, оппозициядә торучы депутатларның чыгышлары, фракцияләр эшчәнлеге анализлана.

«Волжский курьер» П.А.Столыпинның аграр мәсьәләләр буенча карашын тискәре бәяли, җирне мәҗбүри рәвештә тартып алып, аннан тигез файдалануны яклый, профсоюз хәрәкәтенең әһәмиятен аңлата, Россиянең башка шәһәрләрендәге профсоюз оешмалары эше турында хәбәрләр бастыра. Эш ташлаулар, митингларны яктыртуга зур игътибар бирә. Җирле үзидарәне демократлаштыру мәсьәләләрен күтәрә. Казан шәһәре үзидарә органнарының хуҗалык эшләре кискен тәнкыйтьләнә.

«Төрмә һәм сөрген» рубрикасында басылган мәкаләләрдә сәяси тоткыннар тормышы яктыртыла, полиция эзәрлекләүләре, сәяси суд процесслары, җәзалап үтерүләр турында хәбәрләр басыла.

1906 елда «Волжский курьер» саннары 14 тапкыр конфискацияләнә.

1907 елның май аенда элекке мөхәррир Г.А.Плетнёвка каршы мәхкәмә процессы була, ул хөкүмәткә каршы мәкаләләр бастыруда гаепләнә һәм төрмәгә ябыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.