- РУС
- ТАТ
(Казан хезмәтне фәнни оештыру институты хәбәрчесе), фәнни журнал
Шул оешма органы.
1928–1931 елларда Казанда рус телендә 1930 елга кадәр ай саен, аннары 2 айга бер тапкыр нәшер ителә.
1931 елда Татарстан китап нәшрияты һәм Казан хезмәтне фәнни оештыру институты органы буларак, «Казан хезмәтне фәнни оештыру институты хезмәтләре җыентыгы» («Сборник работ Казанского института научной организации труда») исемендә чыга.
Төрле елларда мөхәррирләре – институт директорлары И.М.Бурдянский, А.К.Теплов.
Авторлар коллективы, башлыча, институт хезмәткәрләреннән тора: Ш.А.Аитова, Я.П.Красников, М.П.Марсов, В.В.Милославский, К.И.Сотонин, С.Ф.Флавицкий, М.А.Юровская. шулай ук Казан предприятиеләренең эшче, инженер-техник хезмәткәрләре мәкаләләре дә басыла.
Редакция үзенең төп бурычын институтның агымдагы эшләрен, ирешкән казанышларын яктыртуда һәм аны пропагандалауда күрә.
Журналда җитештерүне рациональләштерүнең гомуми мәсьәләләре тикшерелә, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм идарә итүне камилләштерү юлларын эзләү, шулай ук институт тарафыннан махсус өйрәнелә торган психофизиология, психотехника, педагогика, һөнәри гигиена, социаль яклау, физиология һәм хезмәтне нормалаштыру проблемалары яктыртыла.
Җиһазларны отышлы файдалануны пропагандалауга, эшче һәм хезмәткәрләр көнкүрешен оештыруның яңа формаларын булдыруга журналда аерым игътибар бирелә.
Бюрократлыкка каршы көрәш кампанияләре оештыру, ТАССРдагы фән эшлеклеләренең һөнәри һәм иҗтимагый тормышы проблемалары күтәрелә.
Хезмәтне фәнни оештыру буенча язылган рус һәм чит ил әдәбиятына аннотацияләр, рецензияләр һәм рефератлар басыла.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;
Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.