Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда рус телендә нәшер ителә. 1907 елның 30 сентябрендә 1 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире Е.Г.Скворцова.

Юнәлеше

Иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, шул исәптән Дәүләт думасына сайлауларга багышланган мәкаләләр, фельетон, әдәби әсәрдән өзек, рус һәм чит ил матбугатына күзәтү, сәүдә-сәнәгый һәм башка белешмә материаллар басылган.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.