Чыгу урыны һәм вакыты

1909 елның 1 гыйнварыннан 4 маена һәм 19 июненнән 20 октябренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 204 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире В.С.Андреев.

Газета башкалада нәшер ителә торган кичке газеталар үрнәгендә, шундый ук форматта көндезге сәгать 2 дә чыга, шуңа күрә «Вечерняя почта» газетасында Балкан кризисы турындагы барлык телеграммалар, хөкүмәт карарлары һәм боерыклары, Дәүләт думасы утырышлары, Россия һәм дөнья хәлләре турындагы башка мәкаләләр Казанда нәшер ителә торган башка газеталарга караганда бер тәүлеккә алдан басыла.

Юнәлеше

Вак һәм эре сәнәгатькә, янгынга каршы көрәш чараларына, һөнәри белем бирү һәм авыл хуҗалыгына багышланган халыкара күргәзмә эшен (Казан, 1909 ел) яктыртуга, губерна земствосы утырышлары материалларына аерым игътибар бирелә.

Оригиналь һәм тәрҗемә ителгән роман, повесть, хикәя, новеллалардан, бигрәк тә сентименталь һәм дини эчтәлекле әсәрләрдән өзекләр басыла. Сәүдә (коммерция) игъланнарына зур урын бирелә.

Газета чыгару өзелеп торганда (5 майдан 18 июньгә кадәр) әбунәчеләргә «Казанская вечерняя почта» газетасы җибәрелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова