Оештыручысы КПССның Казан шәһәр комитеты һәм халык депутатлары советы, соңрак «Вечерняя Казань» акционерлык компаниясе.

Чыгу вакыты

1979 елның 6 гыйнвырыннан 2018 елның 29 декабренә кадәр нәшер ителә. Бүгенге көндә барлык материаллар газетның официаль сайтында чыгарылып бара (https://www.evening-kazan.ru).

Беренче мөхәррире А.П.Гаврилов.

1991 елдан шеф-мөхәррире Х.Х.Шәмсетдинов.

Юнәлеше

«Вечерняя Казань» да шәһәр һәм республиканың сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышы яктыртыла.

1995 елдан «Конец недели» дигән шимбә кушымтасы чыгарыла.

1980 елларда Татарстанның демократик матбугатына нигез салган шәһәр газетасының яңа типына әверелеп, публицистик журналистиканың заманча дәрәҗәсендә актуаль темаларны алып барып, кызыклылык һәм кискенлек элементларын кертеп, шәһәрнең иң популяр басмасына әйләнә.

Бу чорда анда шәһәрнең иң яхшы журналистлары, шул исәптән Л.Агеева, Н.Алкин, Н.Чернобровкина, Е. Макаров, В. Музыкченко, В.Беспалов, Миллер, М. Бирин эшли.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.