Төньяк-Көнбатыш фронтның сәяси идарәсе органы.

Чыгу вакыты

1942 елның 10 июленнән 1944 елның апреленә кадәр татар телендә атнага 2 тапкыр нәшер ителә.

Мөхәррире Г.Гыйльманов.

Газета редакциясендә Ә.Әхмәдиев, Х.Госман, Ш.Мөдәррис, А.Салиев эшли.

Язучылар М.Әмир, Г.Бәширов (псевдоним Г.Разин), Ә.Ерикәй, А.Расих, шулай ук солдат һәм офицерлар Н.Гайсин, С.Минһаҗев, М.Ногманның мәкаләләре, әсәрләре басыла.

Фронт таратылгач, яңа оештырылган 2 нче Белоруссия фронты карамагына тапшырыла һәм 1944 елның 24 февраленнән «Фронт хакыйкате» исемендә чыга башлый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Айнутдинов А.К. Летопись подвига (Исторический очерк по страницам татарских фронтовых газет). Казань, 1984;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.