- РУС
- ТАТ
фронт газетасы
Воронеж фронты сәяси идарәсе, 1943 елның 20 декабреннән Украина фронты органы.
1942 елның 19 декабреннән 1946 елның 20 апреленә кадәр атнага 2 тапкыр нәшер ителә, барлыгы 377 саны чыга.
Мөхәррирләре: Ә.Ерикәй, Р.Ишморат.
Газета редакциясендә Г.Бакиров, М.Садри, Г.Хуҗи, Г.Шәрипов, З.Шаһиморатов, Ә.Юныс, А.Ямангулов эшли.
Журналистлар Ф.Галиева, Г.Иделле, М.Дибаева, солдат һәм офицерлар М.Габбасов, Г.Ибраһимов, Н.Манасыйпов, Ш.Нигъмәтҗанов, Г.Рамазанов һәм башкаларның мәкаләләре басыла.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;
Айнутдинов А.К. Летопись подвига (Исторический очерк по страницам татарских фронтовых газет). Казань, 1984;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.