Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 25 августыннан 1918 елның декабренә кадәр Казанда мари телендә нәшер ителә, барысы 72 саны чыга.

Казан губерна земство органы буларак чыга башлый.

Газета редакциясенә башта Вакытлы хөкүмәт һәм Учредительләр җыенын яклап чыккан Д.И.Адаев, В.М.Васильев, С.Г.Гаврилов, И.Н.Коведяев керә.

Ушмар (Коведяев) «Учредительләр җыены нәрсә эшли?» («Что делает Учредительное собрание?») мәкаләсендә, Дәүләт Думасы эшчәнлеген характерлаганда, аның фикеренчә, Россиянең законнар чыгару органы эшенә каршылык күрсәтүче большевикларны тәнкыйтьли.

Юнәлеше

Газета, эсерлар фикеренә таянып, социалистик революция идеяләрен кире кага.

Редакция үз материалларында мариларның Үзәк союзы позицияләренә юнәлеш ала, Учредительләр җыены сайлауларына әзерлек чорында кооператорлар һәм бәйсез социалистлар партияләренә өстенлек бирә.

1917 елның 22 сентябрендә «Ужара» редакциясе җыелышында Казанның эсерлар комитетының сайлау исемлеге кире кагыла, чөнки губерна крәстияннәр съездында мариларга исемлектә урын бирелми.

1917 елгы Октябрь революциясе җиңгәннән соң, газета Совет хакимиятенә карата мөнәсәбәтен акрынлап үзгәртә башлый. 1918 елның 13 апреленнән ул крәстиян депутатлары Казан советының рәсми органы була, редакция белән В.А.Мухин җитәкчелек итә. Бу вакытта «Ужара»  совет хакимиятен ачыктан-ачык яклый, яңа тормыш төзүгә актив катнашырга чакыра.

Укытучылар (И.Беляев, А.Конков, Г.Микай, Н.Мухин) һәм мари комиссариты хезмәткәрләре язмалары еш басыла.

Казанны КОМУЧ халык армиясе һәм Чех-словак корпусы частьлары алган чорда басма эше туктала.

Казанны Кызыл Армия алгач, «Ужара» РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының мари бүлеге органы буларак дөнья күрә башлый. Анда мари теленә тәрҗемә ителгән совет хөкүмәтенең декретлары, рәсми документлар, тарихи һәм мәдәни агарту характерындагы материаллар басыла.

Редакция мари теле һәм әдәбияты үсешенә үзеннән зур өлеш кертә, ноталар белән җыр текстлары, шигырьләр һәм башкалар басыла. «Йошкар кәче» мари газетасы белән бергә чыга.

1918 елның декабрендә (51 сан) алга таба мари телендә бары тик «Йошкар кәче» генә чыга дип хәбәр ителә, 52 саны (1918 ел) «Ужара»ның соңгы саны була.

Литература

Сергеев М.Т. Возникновение и развитие печати Марийской АССР. Йошкар-Ола, 1971;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.