ВКП(б)ның Кизел шәһәр комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының шәһәр советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1930 елның декабреннән 1941 елның 2 нче яртысына кадәр Кизел шәһәрендә (Пермь өлкәсе) 5 көнгә 1 тапкыр, 1935 елның 28 мартыннан айга 10 тапкыр, 1940 елдан — 3 көнгә 1 тапкыр татар телендә (1200 дән артык сан) нәшер ителә.

Латин графикасында, 1940 елның 28 июненнән — кириллицада чыга.

Мөхәррирләре — Н.Мөхәммәтшин, В.Мөхәммәтҗанов, К.Биков, Х.Галин, С.Мөхәммәтшин, В.Шәмсетдинов, А.Әхсәнов, К.Әгъләутдинов, М.Әгъләмов, С.Хисаметдинов һ.б.

Актив авторлары арасында — А.Морат, Р.Фәйзрахманова, Ф.Шакиров, Г.Төхвәтуллин, Г.Палатов.

Юнәлеше

Беренче елларында «Урал кочегаркасы»ндагы мәгълүматларның күп өлеше төбәк мәсьәләләренә һәм җирле предприятиеләрнең проблемаларына багышлый, 1930 еллар ахырына гомумсоюз сәяси тематикага, халыкара мөнәсәбәтләргә һәм башкага игътибар бирә башлый.

Бөек Ватан сугышы башлануга, сугыш темасы өстенлек итә. Илне индустрияләштерү проблемаларына, 1 һәм 2 нче бишьеллык планнарын үтәүгә, шахталарны үстерүгә, төбәктә күмер чыгаруны арттыруга, күмер сәнәгате предприятиеләрендә социалистик ярышка багышланган, татар халкының әлеге тармакка керткән өлеше турында язмалар басыла.

Газета яңа техника үзләштерергә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга чакыра.

Колхоз төзелеше барышы турында хәбәрләр бирелә, кулакларны сыйныф буларак юк итүне яклый.

Татар мәктәпләрендә уку барышын, Пермь өлкәсе татарларының мәдәни тормышын яктырта. Газетада Кизел шәһәрендә Сабан туе уздыру турында бәян ителә.

Яшь шагыйрьләр А.Хисамов, М.Шаһиәхмәтов, М.Гайнуллина һәм башкалар шигырьләре, Ф.Хөсни, Ш.Шәһәр һәм башкалар хикәяләре басыла.

«Кызыл Татарстан», «Коммуна», «Яшь ленинчы», «Совет әдәбияты» һәм башка татар газеталары һәм журналларыннан күчереп басылган язмалар дөнья күрә.                             

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев