РКП(б)ның Мәләкәс өяз комитетының мөселман секциясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның ноябреннән 1921 елга кадәр Самара губернасының Мәләкәс шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, 1919 елның 13 гыйнварыннан мартына кадәр «Мәләкәс тавышы» исеме белән басыла.

Фәкыйрьләрнең мәнфәгатен яклаучы шәһәрдәге беренче татар газетасы.

Авторлары арасында — Н.Бикчәнтәев, М.Борһан, З.Җаббаров, Г.Халитов.

Мәкаләләрнең күбесе псевдонимнар белән дөнья күрә.

Юнәлеше

Газета рәсми бүлекләрдән тора, анда хөкүмәтнең төбәк органнары карарлары, гомуми бүлекләрдә җирле хакимият органнарына сайлаулар, советлар эшчәнлеге, коммунистик идеяләрне пропагандалау турындагы материаллар чыга.

Җирле партиясез татар һәм башкортларның конференцияләре эшчәнлеген яктырта, Гражданнар сугышы фронтларындагы вазгыять турында хәбәр итә.

Газета битләрендә шәһәрнең мәдәни тормышы турында материаллар, сәяси шигырьләр, авыл хуҗалыгын алып бару буенча тәкъдимнәр басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев