Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның гыйнвар-июлендә Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 7 саны чыга.

Нашире — Бөтенроссия мөселман укытучылар берләшмәсенең Үзәк бюросы.

Басма турында карар мөселман укытучылар съездында кабул ителә.

«Яшәсен мохтариятле төрки-татар милләтенең тулы хокуклы белемле укытучылары!» лозунгы белән чыга.

Актив авторлары арасында — Г.Баттал, Г.Газиз (Г.С.Гобәйдуллин), Г.Галәви, Г.Динмөхәммәтов, М.Корбангалиев, Ә.Мостафа, Г.Шөнаси.

Юнәлеше

Журнал битләрендә татар мәгарифен үстерү һәм реформалаштыру стратегиясе: укыту һәм тәрбияләүнең бердәм системасын булдыру, заманча уку йортлары төзү, тәҗрибә уртаклашу, үзара методик һәм матди ярдәм күрсәтү өчен Россиянең рус булмаган укытучыларын берләштерү, укытучы статусын күтәрү, пенсия белән тәэмин итү (Россия империясендә рус булмаган уку йортларына дәүләт ярдәме күрсәтелми, аларны меценатлар гына финанслый) пропагандалана.

Бөтенроссия мөселман укытучыларның 2 нче һәм 3 нче съездлары карарлары басыла.

Укыту һәм тәрбия эшенең яңа алымнары, технологияләре һәм ысуллары тәфсилләп яктыртылган күпсанлы фәнни мәкаләләр (Ф.Дәүләткилдиев, Ә.Мостафа, Г.Хәбиб һ.б.), аерым фәннәр буенча методик җыентыклар (Л.Мостафа, Н.Шәрәф һ.б.), дәрес үрнәкләре дөнья күрә.

Татар тел белеме — орфография, диалектология (Г.Динмөхәммәтов, Н.Хәким һ.б.), татар әдәбияты тарихы, әдәбиятның үзара йогынтысы, дини тәрбия, татар хатын-кызларының хәле мәсьәләләре (Г.Газиз, 3.Мәмәд, Ә.Мостафа һ.б.) турында фикер алышына.

Китапханәләрне берләштерү, анда укучыларны җәлеп итү мәсьәләләре күтәрелә, педагогика буенча үзебезнең һәм чит илләр басмалары турында белешмә бирелә.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – З.З.Гыйләҗев