Чыгу урыны һәм вакыты

1914 елның апреленнән 1918 елның декабренә кадәр Уфада татар һәм рус телләрендә нәшер ителә, якынча 130 саны чыга.

Рус варианты «Уфимский сельскохозяйственный листок» исеме белән чыгарыла.

Мөхәррире — П.Ф.Коропачинский, 1917 елда кайбер саннарның мөхәррире П.П.Толстой.

Журналның татар вариантының мөхәррир-сәркәтибе һәм тәрҗемәчесе — С.Рәмиев.

Юнәлеше

Журнал авыл хуҗалыгы һәм социаль-икътисади белемнәрне пропагандалый.

Басма битләрендә авыл халкының тормыш һәм хезмәт шартларын яхшырту мәсьәләләре күтәрелә, игенчелек, терлекчелек, умартачылык, яшелчәчелекне алып бару буенча киңәшләр басыла.

Илдәге иҗтимагый-сәяси вазгыять, волостьларны үзгәртеп оештыру барышы, земство хәрәкәте һәм кооперацияләр үсеше яктыртыла.

Уфа губернасының авыл һәм шәһәр тормышы вакыйгасы, төрле статистик материаллар урын ала.

Журналда С.Рәмиевнең «Туп һәм сабан», «Күлмәк турында җыр» (алга таба халык арасында популяр җырга әверелә) шигырьләре дөнья күрә.

Журналга кушымта (әмма даими түгел) чыга; аерым алганда, 8–9 саннар (1914 ел, 15 июнь) кушымтасы тулысы белән земствоның 50 еллыгына багышлана.

Басма земство учреждениеләрен таратканнан соң чыгудан туктый.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев