Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның сентябреннән 1918 елның декабренә кадәр Уфада татар һәм рус телләрендә аена 2 тапкыр нәшер ителә, барысы 20 саны чыга.

Уфа губернасы кооперативлары берлеге органы.

Наширләре: Уфа губерна җәмәгать кибетләре һәм Златоуст, Уфа, Эстәрлетамак шәһәрләренең җәмәгать кибетләре һәм вак кредит ширкәтләре берләшмәләре.

«Тормыш бердәмлектә! Кооперация — яңа тормышка юлдыр!» лозунгы белән чыга.

Мөхәррирләре — А.Т.Ветошников, Л.А.Егоров, тәрҗемәче — С.Шәрәфетдинов.

Юнәлеше

Журналның максаты булып кооперация хәрәкәтен пропагандалау тора.

Сәяси мәсьәләләр турында бәхәс алып барудан тайчынырга омтылса да, редакция большевиклар вакытында кооперативларның хәле күпкә начараюын билгеләп үтә һәм Учредительләр җыенын илне торгызуда булышлык итәргә чакыра («Безнең максатлар» мәкаләсе, 1917 ел, 12 сан һ.б.).

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев