Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның июнь–декабрендә Уфада татар телендә атнасына 2–3 тапкыр нәшер ителә.

Нашире — Мөселман республикачылар оешмасы.

Мөхәррире — Җ.Фәхретдин.

«Яшәсен милли мохтарият! Яшәсен күпмилләтле республика!» лозунглары белән дөнья күрә.

Актив авторлары арасында — И.Бикколов, Х.Сафиуллин, Г.Фәхретдинов, Г.Хәбиров, М.Хәнәфи.

Юнәлеше

Редакция Милли Мәҗлес идеяләрен пропагандалый, совет хакимиятенә каршы чыгыш ясый, большевиклар партиясенең татар-башкорт вәкилләрен тәнкыйтьли.

Газета Уфаны Кызыл Армия частьлары алганнан соң чыгудан туктый.

Әдәбият

Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001;

Литература: Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.