Алабуга Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы милләтләр эшләре бүлегенең мари секциясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920 елның 12 маеннан 1921 елның 18 ноябренә кадәр Алабуга шәһәрендә мари теленең болын ягы диалектында нәшер ителә, барысы 20 саны чыга.

Мөхәррирләре — М.Г.Терентьев, К.В.Исаев, соңгы саннарына мөхәрририят кул куя.

Актив авторлары арасында — А.А.Атнашева, К.Ф.Данилов, И.А.Ижболдин, М.В.Кузнецов, П.Е.Песников, А.Я.Яковлев һ.б.

Юнәлеше

Газета битләрендә совет хөкүмәте сәясәте аңлатыла (продразвёрстканы бердәм салым белән алыштыру, кооперация мәсьәләләре).

Советларның 8 нче съезды эше яктыртыла, Бөтенроссия ҮБК каршындагы Россия телеграф агентлыгы хәбәрләре урнаштырыла.

Файдаланыла торган җирләрне нигезле куллану, шәхси хуҗалыкны нәтиҗәле алып бару, шәһәр һәм авыллар арасындагы элемтәне ныгыту турындагы язмалар чыга.

Мари шагыйрьләре М.С.Герасимов-Микай, К.В.Исаев, С.Константинов, В.Михайлов һәм башкаларның шигырьләре басыла.

1920 елның ноябрендә Мари автономияле өлкәсе оешкач, Алабугадан мари интеллигенциясенең күп кенә вәкилләре китә; газета актив хәбәрчеләрен һәм укучылар аудиториясен югалта. Бу исә газетаның ябылуына китерә.

Әдәбият

Сергеев М.Т. Возникновение и развитие печати Марийской АССР. Йошкар-Ола, 1971;

Васин К.К. У истоков татаро-марийской литературной дружбы // Взаимодействие культур народов Поволжья и Приуралья (На материале автономных республик Поволжья). Казань, 2000;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.