Чыгу урыны һәм вакыты

 Фәнни журнал 1871–1965 елларда  Казан университеты каршындагы табигыятьчеләр җәмгыяте (1869–1967 еллар) тарафыннан нәшер ителә.

Журнал беренче исеме – «Труды Общества естествоиспытателей при Императорском Казанском университете».

Авторлары — башлыча, Табигыятьчеләр җәмгыятенең үз тикшеренүләре турында вакытында мәгълүмат бастыру мөмкинлеге алган әгъзалары.

1 нче томда җәмгыятьнең 1 нче секретаре М.Н.Богдановның «Идел буе һәм Урта һәм Түбән Идел үзәне кара туфраклы зонасының кошлары һәм хайваннары» («Птицы и звери чернозёмной полосы Поволжья и долины Средней и Нижней Волги») хезмәте басыла. Фәнни мәгънәсен югалтмаган әлеге монография зоогеографияне үстерүдә зур роль уйный.

Алга таба «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете» ел саен диярлек чыга. 1918 елга кадәр 49 том басыла.

Гражданнар сугышы һәм халык хуҗалыгын торгызу елларында (1918–1925 еллар) чыгарылмый.

Аннан соңгы чорда (1940 елга кадәр) 7 томы дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышы елларында «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете» басмасы чыгудан туктап тора.

Җәмгыять эшчәнлеге тукталганга кадәр (1966–1967 еллар) тагын 11 томы басыла (57–67 нче саннар).

58 нче томнан (1951 ел) «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете» «Учёные записки Казанского университета» белән берләштерелә, басма ике гриф белән чыга: «Учёные записки Казанского университета» томнары һәм чыгарышларына, шулай ук «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете» томнарына аерым саннар куела.

1955–1956 да басылган «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете» чыгарылышларына том саннары куелмаган (60 һәм 61 булырга тиешле саннар).

Биология-туфрак факультетында «Учёные записки Казанского университета» кабат торгызылгач, кайбер томнар кабат ике исем белән бастырыла башлый. Мәсәлән, «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете»ның соңгы томнары (2005 ел, 68 нче һәм 2006 ел, 69 нчы сан) — алар шул ук «Учёные записки Казанского университета» (147 т., 2 кит. һәм 148 т., 3 кит.) — шул рәвешле чыга.

«Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете»ның барлыгы 308 дән дә ким булмаган чыгарылышы дөнья күрә.

«Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете»дан кала, Табигыятьчеләр җәмгыяте үз утырышларының беркетмәләренә кушымталар нәшер итә.

1869–1916 елларда кушымталарның 500 дән артык басмасы дөнья күрә, аларның күбесе соңрак киңәйтелгән формада дөнья күргән тикшеренүләрнең аерым элементлары турындагы хәбәрләрнең авторлык тезисы булып тора.

Авторлар

М.Н.Богданов, әйтик, 7 нче (1869/1870 еллар), 15 нче (1870/1871 еллар), 32 нче (1871/1872 еллар) утырыш материалларында үз тезисларын урнаштырып, «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете»да (т. 1, 1871 ел, т. 8, 1879 ел) монографик характердагы мәкаләләр формасында аларның киңәйтелгән вариантын бастыра.

М.Д.Рузский Казан губернасы амфибияләре һәм рептилияләре турындагы күзәтүләренең беренче өлешен (1893–1894 еллар, ахыры басылмый кала), Зөя елгасы балыкларына (1887 ел), Кабан күленең пелагиаль фаунасына (1889 ел), Казан губернасы территориясендәге кошларга (магистрлык диссертациясе, 1893 ел), бөҗәкләргә («Россия кырмыскалары» — «Муравьи России», т. 1–2, 1905–1907 еллар) багышланган монографик характердагы башка эшләрен бастырып чыгара. Соңыннан алар «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете»да чыга.

Биредә үк зоолог А.А.Остроумов (1888 ел) ботаниклар И.А.Буш (1888–1894 еллар), С.И.Коржинский (1888–1891 еллар), А.Я.Гордягин (1888–1933 еллар), туфрак белгече Р.В.Ризположенский (1887–1901 еллар), географ һәм геологлар П.И.Кротов (1876–1885 еллар), А.А.Штукенберг (1874–1906 еллар), А.В.Нечаев (1887–1900 еллар), П.И.Чердынцев (1910–1937 еллар) материаллары дөнья күрә.

Авторлар арасында шулай ук — археологлар һәм этнографлар Н.М.Малиев (1872–1888 еллар), Н.Ф.Высоцкий (1879–1890 еллар), П.Л.Драверт (1902–1916 еллар) бар.

«Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете»да Идел һәм Урал буеның төрки, фин-угор халыклары: чуаш, мари, удмурт, башкорт, коми һәм башкаларның күп кенә тикшеренү нәтиҗәләре бастырыла.

98 ел эчендә «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете»да 320 дән артык авторның хезмәтләре дөнья күрә.

Әдәбият

Указатель изданий Общества естествоиспытателей при Императорском Казанском университете. 1869–1882. Казань, 1882;

Мишина Е.М. Систематический указатель к периодическим изданиям Казанского ордена Трудового Красного Знамени университета им. В.И.Ленина: 1815–1947. Казань, 1960;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.                    

Автор – В.И.Гаранин