- РУС
- ТАТ
(«Казан умартачылык җәмгыяте хезмәтләре»), фәнни журнал
1905–1908 елларда Казанда рус телендә елына 2–4 тапкыр нәшер ителә, 14 чыгарылышы дөнья күрә.
Беренче саны 1905 елның апрелендә чыга.
Мөхәррире — Казан умартачылар җәмгыяте рәисе В.И.Логинов.
Басманың максатлары — җәмгыять әгъзаларының тәҗрибәсен гомумиләштерү, үзара элемтәләрне ныгыту, Казан губернасында җәмгыятьнең үзе һәм умартачылык белән кызыксынуга булышлык итү.
Әгъзалык взносларын түләгән җәмгыять әгъзаларына басма бушлай таратыла.
Журналда җәмгыять һәм аның бүлекләре эшчәнлеге турында тулы хисаплар, җыелыш беркетмәләре, күрсәтмәләре, Казан губерна умартачыларының 1 нче съезды эше турындагы хисаплар сериясе (Казан, 1908 ел) һәм башкалар басыла.
1909 елда тагын да киңәйтелгән программалы «Журнал Казанского общества пчеловодства» журналы басыла башлый.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;
Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Р.А.Айнутдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.