Чыгу урыны һәм вакыты

1896–1897 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

Материаллар туплануга бәйле булганга, эзлекле басылмый.

Юнәлеше

Казан фотографлары җәмгыяте (1895 елда оеша) эшчәнлеге хисаплары һәм күзәтүләре, идарә һәм җәмгыять әгъзалары исемлеге, ревизия комиссиясе беркетмәләре басыла.

Яңа фототехника һәм технологияләргә зур игътибар бирелә.

Финанс кыенлыклары сәбәпле, чыгудан туктый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.