Казан «Хезмәт берлеге» («Трудовой союз») кулланучылар ширкәте органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1912 елның августыннан 1914 елның февраленә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 8 саны чыга.

Мөхәррире — Н.А.Гурячков.

«Кама-Идел төбәгендә барлык төр кооперацияләр һәм кооперация хәрәкәте мәсьәләләренә багышланган айлык журнал» дигән өстәмә исем белән басыла.

Актив авторлары арасында — Р.Абов, П.Венецианов, В.Владимиров, Ф.Исланкин.

Журнал нәшер итү турындагы карар «Хезмәт берлеге»нең гомуми җыелышында 1912 елның 26 февралендә кабул ителә. Җәмгыять әгъзаларына һәм кайбер кооперация оешмаларына бушлай таратыла.

Юнәлеше

Редакция укучыларны Россия һәм чит илләр кооперация теориясе һәм практикасы белән таныштыра, кооперация хәрәкәтен киңәйтүгә булышлык күрсәтә.

Журналда кулланучылар кооперациясен оештыру буенча теоретик һәм методик материаллар, «Хезмәт берлеге» эшчәнлеге, кооперация оешмалары съездлары турындагы хисаплар басыла.

Беренче сан «Кулланучылар ширкәтен ничек ачарга?» («Как открыть общество потребителей?») язмасы белән ачыла.

Кызыклы мәкаләләр арасында — 1 нче Бөтенроссия кооперация, земство һәм авыл хуҗалыгы вәкилләре съезды турындагы язма (С.-Петербург, 1912).

Басманың төп темаларының берсен Казан губернасында кулланучылар оешмаларын берләштерү фикерен пропагандалау тәшкил итә, шул максаттан берлек әгъзасы өчен сораштыру анкетасы бирелә (1913 ел, 6 сан).

Казан төбәгендәге кооперация хәрәкәте хроникасы, студентлар арасында кооперация үзенчәлекләре, кредит сәясәте мәсьәләләре яктыртыла. Мәкаләләрдә губернада кредит кооперациясе үсеше билгеләп үтелә, кертемнәрдә көндәшлекне бетерү хакына аны берләштерү идеясе пропагандалана.

Редакция кулланучылар кооперациясе вәкилләрен арадашчылык функцияләрен башкару белән генә канәгатьләнмәскә, ә үзләренең җитештерү эшен дә оештырырга чакыра.

Кооперациягә кагылышлы матбугатны күзәтүләрдә кооперация эшендә хәбәрдарлыкны көчәйтү мөһимлеге ассызыклана; Россиядә чыга торган кооперация журналлары һәм газеталары исемлеге басыла (1913 ел, 6 сан).

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов