Басманы башлап җибәрүче һәм баш мөхәррире — профессор А.А.Роот.

Чыгу урыны һәм вакыты

1996 елдан 2010 елга кадәр Казанда елга 1–3 тапкыр нәшер ителә, текстлар рус һәм татар телләрендә басыла. Барлыгы 18 сан чыга.

Төп бүлекләре: «Журналистика», «Татар журналистикасы», «Социология», «Психология».

Бүлек мөхәррирләре һәм аеруча актив авторлары арасында факультет хезмәткәрләре Ф.И.Әгъзәмов, В.З.Гарифуллин, Е.С.Дорощук, Л.П.Попов, Э.С.Рәхмәтуллин, Д.В.Туманов, С.К.Шәйхетдинова һәм башкалар була.

Материалларның күп өлеше «Журналистика тарихы һәм теориясе» («Теория и история журналистики»), «Рус эмигрант басмасы тарихы» («История русской эмигрантской прессы»), «Татарстан журналистикасы тарихы» («История журналистики Татарстана»), «Фән — практикада» («Наука — в практике»), «Эш өстәленнән» («С рабочего стола») һәм башка сәхифәләрендә бирелә.

Әдәбият

Роот А.А., Баканов Р.П. Тонус: Классификация издания. Казань, 2006;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.