- РУС
- ТАТ
айлык тармак техник журналы
СССР Авыр сәнәгать халык комиссариатының Техника-пропаганда секторы, нәшриятларның бөтенсоюз фәнни-техник берләшмәсе органы.
1932 елның октябреннән 1937 елның декабренә кадәр Мәскәүдә татар телендә нәшер ителә, барысы 57 саны чыга.
Төрле еллардагы мөхәррирләре — Г.Төхвәтуллин, С.Садыйков, Р.Яһүдин, С.Шәфиев.
Редакция белән тау эше галимнәре, инженер-белгечләр: В.Беликов, Х.Вәлиев, З.Ганиев, П.Герасимов, Ф.Горшков, И.Губкин, А.Зозуля, К.Ибәтуллин, К.Ибраһим, И.Измайлов, Х.Кадермәтов, И.Кайбышев, М.Кравцов, К.Насыйбуллаев, Ф.Насыйров, А.Пущин, Х.Ситдыйков, Н.Шәрифҗанов һәм башкалар хезмәттәшлек итә.
Редакциянең төп көче күмер, тау токымнары һәм нефть сәнәгатендә эшләүче татар эшчеләрен һәм белгечләрен мобилизацияләүгә, аларның техник белемен күтәрүгә, җитештерү планнарын үтәүгә, алдынгы шахталар, промыселлар, аерым бригадаларның тәҗрибә алмашуын оештыруга юнәлдерелә.
Журнал материалларында СССРда индустрияләштерү чорында татар эшчеләренең авыр сәнәгатьне үстерүгә керткән өлеше турында күп мәгълүматлар урын ала.
Эшне механикалаштыру, җир асты байлыкларын чыгару системасын яхшырту, җитештерүне оештыру мәсьәләләре карала; чит ил тәҗрибәсе актив яктыртыла.
Әйдәп баручы техник белгечләрнең мәкаләләрендә җитештерү процессларын, машина һәм механизмнар сыйфатын камилләштерү буенча гамәли тәкъдимнәр, аңлатма схемалар һәм рәсемнәр бирелә.
Журнал төсле матур рәсемнәр белән бизәлә.
Алдынгы шахталар, промыселлар, рудникларның, Донбасс, Урал, Кузбасс, Бакудагы татар эшчеләренең күпсанлы фоторәсемнәре басыла.
Журнал милли телләрдәге совет матбугатын үзәктән ерагайту сәясәтен үткәрү барышында ябыла.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Автор – Т.М.Насыйров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.