ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршында эшләп килгән Педагогик җәмгыяте органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1928–1930 елларда татар телендә — гарәп графикасында, 1930 елда латин графикасында нәшер ителә.

1930 елның 5–6 нчы саннарында материаллар татар һәм рус телләрендә басыла.

Юнәлеше

Татарстан Педагогия җәмгыятенең эшчәнлеге яктыртыла, мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибә пропагандалана.

Күп кенә язмаларның авторлары оешма җитәкчеләре Х.Абдуллин, Г.Бакиров, М.Корбангалиев, И.Рәхмәтуллин, М.Сафин, И.Меденцев була.

Оешма эшчәнлегенең оештыру якларын яктыртуга күп урын бирелә: эш планнары, аларның үтәлеше турында хисап, оешма советы, президиумы һәм секретариаты тарафыннан тикшерелә торган мәсьәләләр, ул мәсьәләләр буенча кабул ителгән карарлар турында мәгълүмат басыла, җәмгыятьнең кадрлар составы турында белешмәләр бирелә.

«Башка фәнни җәмгыятьләр тормышы турында мәгълүматлар» бүлегендә Мәскәү, Түбән Новгородның фәнни оешмалары турында хәбәр ителә.

«Фәнни докладлар тезислары», «Мәгариф дөньясында», «Сорауларга җаваплар» рубрикалары була.

Журналның соңгы санының күпчелек өлеше Педагогик җәмгыятенең яңа структурасын сурәтләүгә багышлана.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – З.З.Гыйләҗев