КПССның Татарстан өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920 елның декабреннән Казанда нәшер ителә.

1920 елның февраль – ноябрь айларында 14 номеры чыккан «Известия губкома РКП(б)» (ТАССР төзелгәннән соң «Бюллетень Татарского областкома РКП(б)») газетасының дәвамчысы.

1920 елның 1 декабрендә «Вестник Татарского областного комитета РКП(б)» журналы итеп үзгәртелә (мөхәррирләре – А.Таняев, С.Якимов; 5 номеры чыга, соңгысы – 1921 елның 20 апрелендә).

Юнәлеше

Журнал югары партия органнары карарларын, җирле партия органнары эше, партия съездлары һәм конференцияләре турында мәгълүмат, үзәктә һәм урыннарда партия тормышын күзәтү, партия, совет һәм профсоюз төзелеше турында аналитик мәкаләләр бастырып чыгару өчен булдырыла.

1921 елның сентябреннән ноябрьгә кадәр «Спутник агитатора» атамасы белән 4 номеры чыга. 1925 елның гыйнварына кадәр «Коммунистический путь» буларак нәшер ителә (1923 елның октябреннән алып 1924 елның сентябренә кадәр басма туктатыла; ВКП(б) Өлкә Комитеты һәм ТАССРның Главполитсоветының уртак органы; редакторлар – Г.Мансуров, М.Корбут, В.Сергеев; 26 номеры чыга).

1925 елның гыйнварыннан апрель аена ике тапкыр «Путь Ильича» журналы чыга (4 номер).

1925 елның маеннан сентябрь аена кадәр «Красная Татария» газетасына кушымта буларак әдәби-иҗтимагый «Причал» журналы (мөхәррирләре  Г.Цыпин, Я.Виленский; 8 номер) нәшер ителә.

1926 елның 11 гыйнварында ВКП(б) Үзәк комитеты матбугат бүлеге ТАССР матбугаты турында карар кабул итә, анда Татар өлкә комитетына партия журналын рус һәм татар телләрендә чыгару йөкләнә.

1926 елның маеннан 1927 елның февраленә кадәр обком үзенең рәсми органы булган «Спутник партийного активиста» басмасын чыгара (мөхәррире М.Хатаевич; 10 номеры чыга).

1935 елның маеннан алып 1938 елның апреленә кадәр обком «Большевик Татарии» журналын бастыра (мөхәррирләре Б.Абдуллин, Л.Пинхасик, И.Кондратьев, С.Мөхәммәтов, 36 номеры чыга).

1926 елның июненнән обком мөстәкыйль «Җитәкче» журналын татар телендә чыгара (мөхәррирләре З.Гыймранов, А.Әхмәтов, Б.Абдуллин, 78 номеры чыга). Ул партия оешмалары җитәкчеләренә һәм аларның активистларына юллана, шуңа күрә теоретик мәсьәләләргә күп урын бирелә.

1932 елның мартында журнал «Татарстан большевигы» дип үзгәртелә һәм 1941 елның июненә кадәр бастырыла (мөхәррирләре Б.Абдуллин, А.Әхмәтов, Ф.Рәхмәтуллин, Х.Галиев, С.Мөхәммәтов, 139 номеры чыга). Бу журнал, «Җитәкче» журналыннан аермалы буларак, урыннардагы партия хезмәткәрләренең ихтыяҗларын яхшырак канәгатьләндерә.

1958 елның гыйнварында озак вакытлы тәнәфестән соң басма бер үк вакытта рус («Коммунист Татарии») һәм татар («Татарстан коммунисты») телләрендә (мөхәррирләре Ш.Хамматов, М.Мусин, З.Гыйльманов, Ш.Вәлиев, А.Афанасьев) яңадан торгызыла. 1990 елның декабрендә соңгы 698 нче номеры чыга.

1991 елның гыйнварында «Татарстан коммунисты» нигезендә яңа «Татарстан» журналы оештырыла.

Совет чоры дәвамында ТАССРда әйдәп баручы идеологик басма була. Анда партия һәм хөкүмәт документлары, җирле хакимият органнары карарлары, тәрбия һәм партия төзелеше өлкәсендә теоретик һәм методик күрсәтмәләр, алдынгы коммунистлар, төбәктә революцион хәрәкәт эшчәнлеге турында очерклар, матбугатка күзәтү басыла.

Журнал Халыклар Дуслыгы ордены (1977), РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы (1970) белән бүләкләнә.

Әдәбият

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975; 

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). Казань, 1979; 

Валеев Ш.М. Страницы истории татарской прессы // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. №3/4; 

Валеев Ш.М. Старейший в республике журнал // Тонус. 2000. №6; 

«Татарстан» журналының 80 еллыгына багышланган мәкаләләр циклы / М.Мәрдиева // Татарстан. 2000. №2–8;

Татарская энциклопедия. Казань, 2010. Т.5; Айнутдинов Р.А.;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018. 

Автор-Т. М. Насыйров