Оештыручысы — Татарстан Республикасының «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1990–2007 елларда Казанда татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.

Исеме үзгәрә: 1990 елның октябреннән 1991 елның апреленә кадәр — рус телендә «Татар-информ», 1991 елның маеннан — рус телендә «Татар иле» («Татарские края»), 1991 елның декабреннән татар һәм рус телләрендә дөнья күрә.

Сынау саны 1990 елның октябрендә чыга, даими рәвештә 1990 елның декабреннән басыла башлый.

Газетаның рус һәм татар басмалары бер-берсен кабатламый.

Баш мөхәррир — У.Богдалов, 1998 елдан — Ш.Хамматов; татар һәм рус телләрендәге газеталарның аерым чыгарылышларының мөхәррирләре: Ф.Хәмидуллин, Г.Хәиров, Г.Морат, С.Дәүләтбаев, Р.Гаффар, А.Тәхәвиев, А.Вәлиуллина, М.Әбсәләмова, Н.Галиев һәм башкалар була.

Юнәлеше

Татар халкының милли яңарыш хәрәкәте күтәрелгән һәм Татарстанда иҗтимагый-сәяси активлык үскән чорда чыга башлый.

«Татар-информ» агентлыгының республика турында оператив мәгълүмати материалын күтәрү, татар милләтен рухи берләштерү һәм бергә туплап ныгытуны көчәйтү өчен оештырыла.

 Газетада Татарстандагы сәяси һәм иҗтимагый процесслар тәфсилләп яктыртыла (мәсәлән, 1 нче санда 1990 елның 30 августында кабул ителгән ТССРның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация басыла).

Татарстан Республикасының яңа Конституциясе тексты дөнья күрә, милли фирка һәм хәрәкәтләрнең (шул исәптән Татар иҗтимагый үзәгенең сәяси платформасы) программа документлары, Татарстан Республикасы Югары мәхкәмә утырышлары һәм башкалардан репортаж һәм хисаплар басыла.

Татарстандагы сәяси үзгәрешләр, дәүләт һәм җәмгыять реформаларының катлаулы мәсьәләләрен хәл итү юллары яктыртыла.

Тулысынча Россия территориясендә һәм аннан читтә яшәүче татарларга багышланган беренче басма була.

Материалларның күп өлешендә татар диаспорасы тормышы һәм татар милли оешмалары эшчәнлеге яктыртыла.

Татарстанның этник төркеме тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре, этник культура үсеше проблемалары, татар диаспорасы эчендәге бәйләнешләрне киңәйтү турындагы материалларга зур урын бирелә.

Россия өлкәләрендәге татар иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләренең башлангычлары хуплана, дөньяның төрле почмакларындагы укучыларның күпсанлы хатлары басыла.

Газетаның махсус тематик чыгарылышлары дөнья күрә: «Мөселман йолалары һәм гореф-гадәтләре» («Мусульманские обряды и обычаи»), «Мөнәҗәтләр, борынгы җырлар» («Мунаджаты, старинные песни») һ.б.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов