Чыгу урыны һәм вакыты

1885–1918 елларда Бакчасарай шәһәрендә (Кырым) нәшер ителә.

Башта — атнага бер, 1903 елдан 2–3 тапкыр чыга, 1912 елдан — көндәлек газета.

Рус телендә, 1905 елдан — төрки-татар телендә басыла.

1909–1910 елларда Казанда балалар өчен «Галәме сыйбъян» кушымтасы дөнья күрә.

«Телдә, фикердә һәм эштә берлек!» лозунгы белән чыга.

Нигезләүчесе, нашире һәм мөхәррире — И.Гаспринский, 1914 елдан мөхәррире — Х.С.Айвазов, нашире — Р.Гаспринский (И.Гаспринскийның улы).

1887–1888 дә редакциядә журналист һәм икътисадчы галим М.Акъегетзадә эшли.

Мисыр, Иран, Кытай, Төркиядә дә тарала.

1905 елга кадәр Россиядә бердәнбер мөселман газетасы була.

Юнәлеше

Илдәге иҗтимагый-сәяси вазгыятьне яктырта һәм аңлата.

Редакция төп бурычы итеп мөселман халыкларын агартуны куя, аның мөһим шартларын рус һәм Европа телләрен өйрәнүдә, заманча Европа мәдәнияте белән таныштыруда күрә (И.Гаспринскийның «Европа хатлары», «Хозурлык иле» мәкаләләре һ.б.).

Укырга өйрәнүнең әлифба-аваз алымын, мәктәп-мәдрәсәләр программасына дөньяви тәртипләрне кертүне, яңа ысуллы уку йортлары барлыкка китерүне пропагандалый.

1915 елда Бакчасарай мәдрәсәсе укучыларының күп кенә татар газеталары тарафыннан күчереп бастырылган һәм көчле бәхәс тудырган, укытучылар һәм укучылар өчен армиягә чакырылуны кичектереп торуның мөһимлеге турындагы хаты басыла. Шулай ук хатын-кызларга белем бирүнең милли системасын үстерү турындагы мәсьәлә куела.

Төрки-татар тарихи-мәдәни мирасын пропагандалауга зур урын бирелә.

Газета рус халкын мөселман халыкларының тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыруны, мөселманнарның иҗтимагый омтылышының асылын гаделлек һәм тигез хокуклылыкка хәрәкәт буларак аңлатуны үз бурычы итеп куя.

Европа илләренең фәнни-техник казанышлары яктыртыла.

1904–1905 елларда, Көнбатыш технологияләрен үзләштереп, шул ук вакытта милли һәм мәдәни үзенчәлеген саклап калган ил буларак, Япония турында күп мәкаләләр басыла.

«Тәрҗеман» мөселман халыкларына гаять зур йогынты ясый һәм эшчәлегендә татар зыялыларының (Й.Акчура, Г.Исхакый, С.Максуди, Ә.Максуди, Гани бай Хөсәенов һ.б.) булышлыгына таяна.

1905–1907 еллардагы революциядән соң татар басмаларының саны арту белән, басманың роле кими.

Әдәбият

Хамитбаева Н.С. Вопросы образования у татар на страницах газеты «Тарджеман» (1889–1894) // Народное просвещение у татар в дооктябрьский период. Казань, 1992;

Ислам в Евразии: Современные этические и эстетические концепции суннитского Ислама. М., 2001;

Татарская энциклопедия. Казань, 2010. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.