Чыгу урыны һәм вакыты

1907 елның гыйнварыннан мартына кадәр Мәскәүдә татар телендә аена 2 тапкыр нәшер ителә, барысы 5 саны чыга.

Наширләре һәм мөхәррирләре — З.Шамил, Х.Байбетов, сәркатибе — Ф.Әмирхан.

Юнәлеше

Мәктәп укучылары өчен татар телендә булган беренче журнал.

Үсеп килүче буынның акыл дәрәҗәсен үстерүне, милли гореф-гадәтләр белән тәрбияләүне үзалдына максат итеп куя.

Төрле фәннәрнең нигезләре турындагы; тарих, география буенча; Россиянең сәяси һәм икътисади хәле, Истанбул, Мәккә, Мәдинә һәм башка шәһәрләр тасвирланган мәкаләләр басыла (төсле рәсемнәр белән бирелә).

Күп кенә мәкаләләр ислам дөньясының күренекле вәкилләре — төрек солтаны Госман хан, Иран шаһы Мозафаретдин, имам Шамил, мәгърифәтчеләр И.Гаспринский, Г.Баруди, Г.Исхакый һәм башкаларга багышлана.

Журнал укучыларны Европа һәм мөселман мәдәнияте, әдәбияты, тарихы белән таныштыра. Х.К.Андерсен әкиятләре, Н.Думави, З.Ярмәкинең балалар өчен шигырьләре, Ф.Әмирханның әсәрләре һәм тәрҗемәләре басыла.

Үз вакытының иң бай рәсемле татар басмасы булып тора; аның битләрендә 50 гә якын фоторәсем һәм рәсем урын ала.

Әдәбият

Мәрдәнов Р. «Тәрбияи әтфаль» журналына йөз ел // Казан утлары. 2007. № 2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.